Ютазы балаларына тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында Җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Тантанада район җитәкчелеге вәкилләре – район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районындагы бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Сәлимгәрәев катнашты.

Светлана Самонина, алынган документның мөһимлеген ассызыклап, хәзер сез Россиянең тулы хокуклы гражданнары, дип билгеләп үтте. Сезгә район һәм ил иминлеге өчен хезмәт куюыгызны телим. Котлауларга Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Сәлимгәрәев та кушылды, ул Россия гражданнары белән горурланырга өндәде һәм 14 яшьтән җинаять җаваплылыгы җитүен искәртте. Тантана сәбәпчеләренең һәркайсы да истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International