Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан ГХАТ Идарәсе коллективы шагыйрь исемен йөрткән Үзәк шәһәр китапханәсендә булды.
Безне китапханә хезмәткәрләре белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Бүгенге очрашу интерактив формада оештырылды һәм ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен күңелле сюрприз булды. Габдулла Тукай иҗаты мотивлары буенча конкурслар һәм уеннар һәр катнашучының игътибарын җәлеп итте һәм беразга гына балачакка әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирделәр. Бигрәк тә татар классигы әсәрләре тематикасына җайлаштырылган «Крокодил» уенында катнашу мавыктыргыч булды.
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә белгечләренә кызыклы һәм файдалы чара өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.