ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 14 апрелендә, чистайлылар Алмаз Ильяс улы һәм Лилия Сабирҗан кызы Фәттаховлар 10 еллык туй көннәрен билгеләп үтәләр. Алар өчен Чистай Никахлаштыру сараенда тәбрикләү тантанасы оештырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм ЗАГС бүлеге исеменнән яшь гаиләне әлеге истәлекле көннәре белән тәбрик итте.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Узган атнада, 4-10 апрель көннәрендә, ГХАТ Идарәсенең Казан бүлекләрендә 303 бала: 143 малай һәм 160 кыз туу теркәлде. Шул ук чорда 129 пар үзләренең никахларын теркәде.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 12 апрелендә, Авиация һәм космонавтика көне – кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле дата, фән казанышы һәм бүген космос тармагында хезмәт куючыларның барысы өчен да үзенчәлекле көн уңаеннан, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.

Бала дөньяга аваз салу – һәр ата-ана өчен зур сөенеч. Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче Фәнил hәм Лилия Закировлар гаиләсендә зур шатлык – 2022 нче елның 10 апрель көнендә гаиләдә дүртенче кыз Хәлимә туды.

Баулы районы ГХАТ бүлегендә КФҮ ДБУнең Баулы филиалы белгечләре өчен гражданлык хәле актларын теркәү турында кабат таныклыклар һәм белешмәләр бирү буенча укулар узды.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Укучылар сарае һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә, яшь бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе паспортларын тапшырдылар.

Хәзерге җәмгыятьтә гаилә-янәшә яшәүче туганнар гына түгел. Алар-уртак кызыксынулары, мавыгулары, гаилә традицияләре булган якын кешеләр. Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары өчен «Гаилә белеме» электрон курсы буенча үткәрелгән дәрестә сүз нәкъ менә шул хакта барды.


10
апрель, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 77нче пар теркәлде. Андрей һәм Полина матур номерлы таныклыкка ия булдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга озын, бәхетле гаилә тормышы, иминлек, теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.


9
апрель, 2022 ел
шимбә

9 апрельдә Казан шәһәре ГХАТ идарәсе тарафыннан «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» парларны хөрмәтләү тантанасы узды.

2022 елның 9 апрелендә ГХАТ идарәсе коллективы «Китаплар – Донбасска» дигән акциясендә катнашты. Әкиятләр, комикслар, фантастика, классик әсәрләр һәм хәтта дәреслекләр – һәркемнең уртаклашырлык китабы табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International