Менә көтелгән көн килеп җитте. Тирә-якта иң кадерле һәм якын кешеләр җыелды, барысы да тантанага әзер. Бөтен дөнья кияү белән кәләшнең бер берсенә «Әйе!» дигәнен зур өмет белән котеп калды. Бу минутларда дулкынлану барысында да арта, әмма безнең бер карар бар.
Һәр шимбәдә ГХАТ Идарәсе белгечләре кияүләр һәм кәләшләр өчен туй алды консультацияләре уздыра. Чираттагы очрашу бүген, 23 апрельдә узды.
Яшь парларны никахны теркәү тәртибе белән таныштырдылар һәм килеп туган сорауларга җавап бирделәр. Бер пар мисалында тантананың репетициясен үткәрделәр.
Без ышанабыз, консультация мәгълүматлары булачак яшь кияү һәм кәләшләргә тормышларының төп вакыйгасы вакытында үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәк.