Туган тел көне белән!

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында ел саен Туган тел көне билгеләп үтелә. Традицион бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән бу көн календарьда аерым урын алып тора. Асылда, ул күпмилләтле халкыбызның туган телебезгә – уникаль рухи хәзинәгә, тере матди булмаган мәдәни мираска карата хөрмәте чагылышы булып тора.

«... И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…» Шагыйрьнең бу сүзләре һәркайсыбызның йөрәгендә чагылыш таба.

Кадерле дуслар! Туган тел көне һәрвакыт мәрхәмәтле, кешеләрне берләштерә торган тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International