ГХАТ Чистай бүлегендә яңа туган баланың әти-әниләрен Кызлар көне белән котладылар

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Без барыбыз да Әниләр көнен, шулай ук күптән түгел расланган Әтиләр көнен беләбез һәм билгеләп үтәбез. 25 апрель көнне Кызлар көне дә билгеләп үтелә. Бу кызларның әти-әниләренә тагын бер кат кыз үстерү бәхетен күрсәтергә сәбәп булып тора.

Кызлы әти-әни бик бәхетле. Кызлар - нәфис, акыллы, укуда тырыш, өй эшләрендә беренче ярдәмчеләр, хәтта кече туганнарны һәм апа-сеңелләрне тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтүчеләр. Кызлар, үз гаиләләрен булдырып, үзләренең өлкән яшьтәге әти-әниләре турында гел кайгыртып торалар.

Гаиләдә баланың барлыкка килүе - ул барлык туганнары да түземсезлек белән көткән шатлыклы һәм күңелне нечкәртерлек вакыйга, ләкин башкалардан күбрәк, әлбәттә, әти һәм әни өчен.

Бала туу хатын-кызны гына түгел, ир-атны да үзгәртә. Улы туа икән - әти горурлык кичерә. Ә кыз туу кырыс ир-атны да йомшарта.  

Заглядовлар гаиләсен бүген кызлары Виктория туу белән котладылар – әлеге исем «җиңү» дигәнне аңлата! Бу рәсми булмаган кечкенә бәйрәм гаилә тантаналарының тагын берсе булсын, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм якыннарының бер-берсенә булган мәхәббәтен ныгытырга ярдәм итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International