Баулылар туй өчен матур датаны – 2022 елның 22 апрелен сайладылар

2022 елның 22 апреле, җомга

Туй датасын сайлаганда парлар төрле фикерләргә таяна. Берәүләр мөмкин кадәр тизрәк өйләнешергә телиләр — алар якындагы буш даталарны карый. Кайберәүләр танышкан, беренче тапкыр үбешкән көнгә зур әһәмият бирәләр һәм туйны, бары тик «шул» дата белән туры килен диеп, берничә айга кичектерергә дә әзерләр.

Ә бар шундый парлар, алар матур, үзләренә ошаган саннар сайлый. Мәсәлән, бүген 22.04.22ел.  Икегә икене кушабыз, дүрт була. Аңа тагын дүртне (дүртенче ай) кушабыз, сигез була. Ә сигезне горизонтальгә борсаң  чиксезлек билгесе  килеп чыга... - чиксез мәхәббәт, бетмәс-төкәнмәс шатлык Менә шулай арифметика ярдәмендә бер кияү нәкъ менә шушы датаны сайлап алу сәбәбен аңлатты. Әмма шуны истә тотырга кирәк, нинди генә дата булмасын, гаиләне ике кеше тудыра һәм иң мөһиме-бер-береңне тыңлау һәм ишетә белү.

Бүген Баулы районы ГХАТ бүлегендә өч пар үзләренең никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Йосыповлар, Китабовлар, Гибадуллиннар гаиләләрен котладылар, аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International