Гаилә кыйммәтләре – гаилә әгъзаләренең теләк-омтылышларын берләштерүче нигез. Куп гаиләләр өчен бу кыйммәтләр бердәй: бу-мәхәббәт, тугрылык, ышаныч, бер-береңне аңлау, хөрмәт иту. Буген 35 нче лицейның унынчы сыйныф укучылары өчен уткәрелгән «Гаилә» электив курсының бер дәресе нәкъ шул темага башланды.
Укытучы-гаилә белгече Ирина Ильина, теманы тулырак ачу максатыннан, укучыларга гаилә мәсьәләләрен яктырткан видеоролик тәкъдим итте. Роликта балаларына тәрбия кылмаган, аларга игътибар да бирмәгән ата-аналар курсәтелде.
Курсәтелгәннәрдән чыгып, укытучы яшьләргә «Идеаль гаилә мөнәсәбәтләре» темасына фикер алыштыруларын сорады һәм бәхет оештырды.
Сөйләшу нәтиҗәсендә, бала өчен идеал әти-әни булу мәҗбүри булмаганлыгы, ә бары тик аларны яратырга кирәклеге генә ачыкланды. Бер- береңне аңлап, ярдәм итешеп яшәү – иң яхшысы дигән фикер аксиома буларак кабул ителде.