23 апрель көнне Чистай Никахлашу сараенда Кыямовлар гаиләсен 60 еллык юбилее – Бриллиант туйлары белән котладылар.
Солтан Әфтахович һәм Сания Ярулловна Кыямовлар икесе дә тумышлары белән Әлки районы Иске Әнҗерә авылыннан. Солтан абый 1937 елның 12 июлендә дөньяга килсә, Сания апа шул ук елның 22 октябрендә туа. Солтан абыйның әтисе сугышта һәлак була, әнисе ялгызы 7 бала белән кала. Солтан абый белән Сания апа 1962 елның 21 мартында гаилә корып җибәрәләр. Бер бер артлы биш бала – 4 малай һәм бер кыз дөньяга килә. Ике улларын югалталар. 1983 елны Кыямовлар гаиләсе Чистай районы Данауровка авылына күченеп килә. Солтан абый гомере буе тракторда эшли, ә Сания апа китапханәче, хисапчы булып хезмәт итә.
Бу көнне юбилярларның адресына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре яңгырады. Аларны Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мазгутов, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты сәркатибе Наилә Хәйдәрова, Чистай мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәисе Фәрит Галимов, туганнары һәм якыннары котлады.
Чистай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева да юбилярларны бу истәлекле вакыйга белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. “Сез үрнәк гаилә. Тормыш сынаулары һәм авыр еллар аша лаеклы үтеп, тату гаилә кордыгыз, бәхет һәм гаилә җылысын саклап калдыгыз, берсеннән-берсе акыллы, иманлы балалар тәрбияләп үстердегез. Сезгә иң мөһиме нык сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телим, әле күп еллар бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, балаларыгызның игътибарын, кадер-хөрмәтен күреп тынычлыкта һәм муллыкта яшәвегезне телибез”, - диде ул котлау сүзендә.