Бер ышану бар: матур датада өйләнешсәң, гаилә тормышы да бәхетле булачак. Туй тантанасын планлаштырганда, һәр пар никахлашу көнен җентекләп сайлый. Күп кенә гашыйклар фикеренчә, саннарның тылсымлы комбинациясе белән ныгытылган гаиләләр гармонияле һәм ныклы булып чыга.
2022 ел мондый даталарга бай һәм бүгенге 22 апрель көне искәрмә түгел. Бүген Түбән Кама шәһәре 14 бәхетле гаиләгә артты. Яшь парларны чын күңелдән истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Йортыгызда иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрүен телибез!