Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары булачак әниләр өчен үткәрелгән дәрестә чыгыш ясады

2022 елның 22 апреле, җомга

Йөклелек – ул шатлык һәм бәхет, ә тагын – яңа мәшәкатьләр. Әни булырга әзерләнгәндә, хатын-кыз еш кына медицина өлкәсендә генә түгел, социаль, юридик, психологик характердагы төрле сораулар белән очраша. Еш кына аларны мөстәкыйль рәвештә ачыклап булмый, белгечләр ярдәме кирәк. Шушы максат белән Түбән Кама шәһәренең хатын-кызлар консультациясендә «Сонатал» бала табуга әзерлек мәктәбендә ике атналык курслар уза.

22 апрель көнне, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова мәктәпнең кереш дәресендә булачак әниләргә сабый туу турында таныклык алу тәртибен аңлатты һәм тууны дәүләт теркәвен алу белән бәйле барлык сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International