Бүген, Җирле үзидарә көне уңаеннан, укучылар Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә сәяхәт кылдылар. Бүлек җитәкчесе Гүзәлия Фахертдинова укучыларны гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы, эшчәнлеге, эшчәнлекне билгели торган кануннар, дәүләт хезмәтләре порталы белән таныштырды.