Бүген, 21 апрельдә, Тантаналар сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Безнең хезмәттәшебез - ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ландыш Назыйм кызы Хафизова да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Кадерле Ландыш! Коллектив исеменнән лаеклы бүләк белән котлыйбыз!