Ел саен 21 апрельдә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, анда муниципаль хезмәткәрләр, шәһәр хакимияте органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрәләр.
«Чистай» мәдәният үзәгендә узган тантаналы чарада Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Гөлия Мамакова һәм Эльвира Равилова катнашты.
Аларның хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, бүләкләр тапшырганда, сәламәтлек, оптимизм, эшләрендә уңышлар теләде.
Гөлфия Илнур кызы һәм Эльвира Басыйр кызы үз эшләренең профессионаллары. Аларның муниципаль хезмәт стажы 10 елдан артып китә, алар гомумцифрлаштыру буенча замана таләпләренә җавап биреп, эштә камилләшүләрен дәвам итәләр.