Ничек гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә? Ничек гаиләдә конкуренция атмосферасын булдырмаска һәм ир белән хатын арасында алдынлыкны бүлешмәскә? Бүген психолог Дания Трухан яшь парлар өчен чираттагы консультациясендә бу һәм күп кенә башка сорауларга җавап бирде.
Гашыйк парлар туй көннәре искиткеч узсын дип хыялланалар. ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парлар өчен инструктажларда Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр, документларны рәсмиләштерү тәртибе турында искә төшерәләр һәм туй тантанасының репетициясен күрсәтәләр.
17нче февральнең иртәсе ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова өчен «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашудан башланды.
Бүген Руслан һәм Рәзилә Даутовлар яңа гаилә кордылар. Без алар турында очраклы рәвештә генә язмыйбыз. Яшләр, үзләре дә көтмәгәндә, 2023нче елда Түбән Кама шәһәрендә никахларын рәсмиләштергән 100нче пар булдылар.
2023 елның 17 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Шакиров Артур һәм Хазиахметова Лилия 100-нче пар булып, үзеләрең гаилә берлеген теркәдләр.
2023 елның 17 февралендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Гаилә белеме нигезләре» дәресе узды. Анда Нурлат шәһәре 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары катнашты.
Атна саен Нурлат ГХАТ идарәсендә, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза. 16 февралендә никахлашу сараенда 17 гаиләне 2022 елның декабрендә һәм 2023 елның гыйнварында яңа туган сабыйлары белән котладылар.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисееваның тууына 100 ел тулды. Район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов һәм башка мәртәбәле кунаклар юбилярны 100 яше тулу көне белән котладылар, аңа рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
16.02.2023 елда Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Домолазовлар гаиләсенең «алтын» юбилеен бәйрәм итү тантанасы булды.
2023 елның 16 февралендә ГХАТ бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре Ферапонтовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар!