Сабада "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Эхо веков в истории семьи" Республика Шәҗәрә фестиваленең район этабы узды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

27 февраль көнне Саба районында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Эхо веков в истории семьи» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Бәйгедә районның өч гаиләсе – Тимершыктан Хантимеровлар, Кызыл Мишәдән – Галимовлар, Юлбаттан Рәхимуллиннар катнашты. “Хантимернекеләр” җиңүче дип табылды. Нәсел шәҗәрәңне белү һәм өйрәнү – яшьләрне тәрбияләүдә алыштыргысыз чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International