Әлмәт шәһәренең февраль ае нәтиҗәләре

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

2023 елның февраль аенда Әлмәт шәһәрендә 151 бала дөньяга килде. Алар арасында 83 малай һәм 68 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2300 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4470 гр. Иң яшь әни - 17 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 19 яшьлек, ә иң өлкәненә - 50 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре: Амина, Амир, Айлина, Радель, Амелия, Тимофей, Артём. Сирәк исемнәр арасында - Алихан, Алана, Микаэла, Закия, Айнеля, Галиаскар, Гадель, Мирра, Алила.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International