Нәкъ 50 ел элек, 1973 елның 27 февралендә Геннадий Александрович һәм Татьяна Николаевна Биектау авылынаң үзләренең никахларын теркәделәр. Геннадий Александрович 19 яшеннән пенсиягә кадәр электропоезд машинисты булып эшли. 2000 елда тимер юл транспортын үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 2010 елда «Россия тимер юллары» ААҖ Мактаулы тимер юлчысы исеменә лаек була. Татьяна Николаевна үзен тегү эшенә багышлый-озак вакыт тегү фабрикасында эшли. Ике бала тәрбияләп үстерделәр: кыз һәм ул. Биш дистә ел эчендә аларның хисләре бүгенге көнгә кадәр нык булып калды.
Аларны матур бәйрәмнәре белән авыл җирлеге башлыгы Азат Хәбибуллин һәм авыл мәдәният йортының иҗат коллективы котлады.