Бүген 50 ел элек гаилә корган Евгений Михаил улы һәм Нина Василий кызы Агаповлар Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена алтын туй кияве һәм кәләше сыйфатында яңадан килделәр.
Тантананы аларның уллары Алексей һәм Юрий әзерләделәр. Алар назлап һәм яратып үстерүләре, бәхетле һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр үрнәге булып торулары өчен әти-әниләренә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.
Евгений Михаил улы һәм Нина Василий кызы бәхетле әби һәм бабай – аларның биш оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Агаповлар хезмәттә дә үзләрен күрсәткәннәр – аларның күпсанлы мактау грамоталары бар. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы 84 ел тәшкил итә. Шуларның 47 елын Евгений Михаил улы Түбән Кама Монтаж идарәсендә эшләгән, ә Нина Васильевна 37 елын Түбән Кама Нефтехимга багышлаган.