Бүген Казан шәһәренең 8 баласы өчен үзенчәлекле көн – гражданлык җитлеккәнлеге чорына кергән, Россия Федерациясе гражданины паспорты бирелгән көн. Тантаналы чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Казан» гаилә үзәгендә узды.
2023 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан, Чистай Никахлашу сарае 14 яше тулган Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабалары өчен бик мөһим вакыйга – Россия Федерациясе гражданнарының паспортларын тапшыру буенча ишекләрен ачты.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән быел беренче очрашуын үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуда җирле социаль яклау бүлеге белгече, табиб акушер-гинеколог һәм психолог катнашты.
Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын Черняк Иван Иванович һәм Нина Николаевна гаиләсе, Пономаревлар Иван Иванович һәм Нина Павловна, Нуруллиннар Хәсән Нурхәмит улы һәм Шәмсинур Мортаза кызы, Вәлиуллин Раис Сибгатович һәм Шакира Галимҗановлар гаиләсен бик теләп каршы алдылар. Бәйрәмне алып баручылар кунакларга һәр гаилә тарихын сөйләделәр һәм гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Район башлыгы урынбасары Надежда Ивановна Попкова гаиләле парлар адресына озын гомер һәм сәламәтлек теләде. Юбилярларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.
Әгерҗе гаилә хәлен теркәү бүлегендә беренче тапкыр «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә ГХАТ органына бармыйча бала тууын теркәделәр.
2023 елның 20 февралендә «Бала туу» суперсервисы кысаларында Татарстан Республикасы Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләр тууы теркәлде. Яшь ата-аналар үз балаларын Богдан һәм Алиса дип атадылар.
2023 енче елның 20 енче февралендә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ секторында Хикматулло һәм Нодираның законлы никахы теркәлде.
2023 елның 20 февралендә Сарман районы Зур Нөркәй авылында яшәүче Сибгатуллин Мәҗит Сәгыйдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 9 март көнне Мәҗит һәм Җәннәтеласма Сибгатуллиннар гаиләсенең 65-еллык гомер бәйрәме «Тимер туйлары».
Гүзәл пар Евгения белән Юлия Егоровлар Аксубай районы ГХАТ бүлегендә февраль аенда бер-берсенә «Әйе» дип җавап биргәннәр.