2023 елның 1март аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 300 бала туу турында акт теркәлде. 22 февраль көнне Мухаметшин Ринальт Булат улы һәм Зөлфия Рәфыйк кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Алия исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырды. Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!