1 март көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге өлкән сыйныф укучыларын 6 нчы мәктәптән каршы алды. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу, үзара мөнәсәбәтләрнең төп кагыйдәләре турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге башлыгы Элла Демченко үткәрде.
Балалар шулай ук ЗАГС органнары үсеше тарихы һәм бүлек архивы белән дә кызыксынып таныштылар. Балаларны кабат документлар алу, чит ил территориясендә гражданлык хәле актларын теркәү һәм исемне үзгәртү мәсьәләләре кызыксындырды.