2023 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 23 февраль һәм Май чабу атналыгы уңаеннан никах теркәүләр махсус сценарий буенча узды.
Май чабу бәйрәме – халык күңел ачуларын, шул исәптән туй уңаеннан күңел ачуларын дә күздә тота. Коймак- кояш, нык никахлар һәм сәламәт балалар символы булуы билгеле.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм мөхите өстәр өчен яңа өйләнешүчеләрне коймаклар белән каршы алып, бер-берсен Май чабу атналыгынын төп традицион ризыгы-коймак белән сыйларга тәкъдим итте һәм яшьләргә аларның гаилә тормышының майланган кебек баруын, ә һәр килгән кунакка гаилә тынычлыгы һәм игелек теләде.