Февраль аена йомгак ясадык һәм тууны дәүләт теркәве статистикасы белән уртаклашырга телибез.
Февральдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе тарафыннан 179 яңа туган бала теркәлгән, аларның 107се - малай, 72се - кыз бала. 2 пар игезәк балалар да бар.
Өч гаиләдә 5нче бала дөньяга килгән, ә бер гаиләдә - 7нче бала туган.
Айның иң популяр исемнәре малайлар өчен - Матвей, Кирилл, Александр, Аяз, кызлар өчен - Әминә, София, Амелия, Ксения.
Февральнең сирәк очырый торган исемнәре - Аврора, Дэя, Юнона, Аристарх.