25 февральдә Бөгелмә ЗАГС бүлегендә 100 бала тууы теркәлгән. Вероника һәм Рәхим Рәхмәтовлар гаиләсендә беренче улы Рамзан туа.
Сабыйның беренче документын, туу турында таныклыкны ЗАГС бүлеге белгечләре әнигә бала тудыру йортында тапшырдылар, яшь ата-аналарга көч, бетмәс энергия теләделәр, ата-аналарның яңа статусында көндәлек шатлык һәм горурлык кичерүләрен, ә сабыйга ныклы, сәламәт һәм кызыксынучан булып үсүләрен теләделәр.