Тәтеш муниципаль районында 2014 нче елның 14 февралендә өч яшь парның никахы теркәлде. Үзләренең никахларын Гашыйклар көнендә теркәргә теләк белдерүче парлар – Николаевлар, Вишняковлар, Загфаровлар бу матур датаны Татарстан Республикасының Дәүләт ярдәме порталы аша алдан ук беркетеп куялар. Никахларны теркәү залы бәйрәм шартына туры китереп бүгенге көннең символы булган йөрәк – ачык кызыл төстәге йөрәк формасындагы шарлар белән бизәлгән һәм алар бәйрәм кәефе барлыкка китерәләр.
Залны бизәү спонсоры Л.Миннегәрәев булды,әлбәттә яшьләр аңа бик рәхмәтле.
Яшьләр йөрәгендә урын алган мәхәббәт мәңге яшәсен!
Алдагы җомгада ЗАГС бүлегендә никахны теркәү гадәти булмаган төсмердә – мордва халкының милли йолалары белән үткәреләчәк.
Гаилә корып яши башалаганнырына 50 ел тулу уңаеннан Райман Зыя улы һәм Фирүзә Карәм кызы Сафиннарның исемнәре районның Мактаулы гаиләләре китабына керделде, юбилярлар анда үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова юбилярларга истәлекле таныклык тапшырды. Район Башлыгы А.Г.Хәбибуллин “алтын” юбилярларны җылы котлап чәчәк, бүләк тапшырды. Бәйрәмгә УТТ идарәсеннән һәм үзәк хастәхәнәдән юбилярларның хезмәттәшләре, балалары килгән иде.
Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны район Башлыгы А.Г.Хәбибуллин, федераль – миграция идарәсенең Баулы районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Гарипова тапшырдылар.
Гашыйклар көне быел җомга көнгә туры килде. Бу көнне Алабугада 17 пар өйләнеште. Гашыйклар көне романтик хисләр белән бәйләнгәнгәдерме, өйләнешүче яшьләрнең бер-берләренә бигрәк тә игътибарлы, җылы, ягымлы булулары күзгә бәрелә иде.
Шушы ук конне ГХАТ хезмэткэрлэре Эхмэтов Фоат Эхмэт улын хэм Наилэ Фатых кызын гаилэлэренен 50 еллык юбилейлары белэн тэбрик иттелэр. Эхмэтовлар гаилэсе бик тырыш, эшчэн гаилэ. Алар оч ул устереп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Э хэзер алар балаларынын хэм оныкларынын унышларына соенеп яшилэр.
ГХАТ хезмэткэрлэре яшьлэрне хэм юбилярларны бэйрэмнэре белэн котлады. Аларга озын, бэхетле гомер телэделэр, истэлекле булэклэр тапшырдылар.
5,10, 25ел бергә яшәүче гаилә дуэтлары башкаруында яңгыраган җырларның барысы да мәңгелек төшенчә- сөю, ярату кебек саф хисләргә багышланган иде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кичәдә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде, тамашачыларны бәйрәм белән котлады.
Королев Михаил Павел улы һәм Асылбаева Арина Алексей кызы тууп ускән авылларында кавыштылар.Беренче гаиля документын иң олкән депутаты Королева Галина Александр кызы тапшырды.Чын күңелдән изге теләкләр яшләргә теләде.Культура хезмәткәрләре викторина оештырдылар, ГХАТ булеге эшчеләре гаилә битләре тапшырдылар.
2014 нче елның 14 февралендә Түбән Кама районы Каенлы авыл мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган “Мәхәббәтне яңартыйк” дигән кичә үтте. Әлеге бәйрәмгә 10-35 ел бергә яшәгән гаиләләр чакырулы иде. Һәр гаилә үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр, мәхәббәт кебек саф хисне ни рәвешле озын-озак еллар буена саклап кала алу серләре белән бүлештеләр. Уеннар җыр-моң белән бәйләнеп алып барылды. 35 ел гаилә стажы булган Сахабиевлар кичәдә катнашучыларның барсын да таң калдырып, үзләренең мәхәббәт серен чиштеләр. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Моннан тыш, чарада катнашкан барлык каенлыларга гражданлык хәле актларын теркәүче авыл җирлеге сәркатибе Гүзәлия Садыкова гаиләләргә мәхәббәт символы - “йөрәк”тапшырды һәм һәрвакыт тәмле телле булырга өндәп, бәйрәм тортыннан авыз иттерде.
Бәйрәм ахырында Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Набиуллин оештыручыларга: Флера Гариповага, Фәүзия Ахметшинага Разия Якуповага һәм катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерде.
2014 елның 14 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә яшь парларны Гашыйклар көне белән котладылар.
Гашыйклар көнендә Түбән Кама Тантаналар йортында тормыш юлларын бәйләргә 19 пар теләк белдерде, котлаулар һәм җылы сүзләрдән тыш, тантана барышында алып баручылар аларның һәрберсен йөрәк формасындагы шар белән буләкләделәр. Яшьләр никахларын нәкъ менә 14 февраль көнне теркәүләренә сөенеп, әлеге кечкенә бүләкне зур итеп кабул иттеләр.
Агымдагы елның 14 февраль көнендә Түбән Кама шәһәренең төнге клубларның берсендә, 2014 елгы туйлар сезонының рәсми рәвештә ачылу тантанасында, «Мелодия любви» видеоязмалар конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләделәр. “Мәхәббәтнең аһәңе” бәйгесе Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе тарафыннан узган елның ахырында үткәрелде. Әлеге конкурста үзләренең никахларын 2013 елда теркәгән яшь парлар катнашты. Тәкъдим ителгән 20 эштән жюри тарафыннан өч видеоязма сайлап алынган иде. Өченче урында Понизовлар, икенче урында Кольцовлар гаиләләре булса, Нәфисә белән Дмитрий Рябовлар беренче урынны яулады. Әлеге өч парның бер-берсенә мәхәббәт аңлатулары искиткеч самими, саф, үзәккә үтәрлек, иң изге хисләр белән сугарылган булуы белән аерылып тора. Бәйгенең җиңүчеләре ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләкләргә һәм спонсорлар тарафыннан тәкъдим ителгән сертификатларга ия булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР сәламәтлек министры Адель Вафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ОАО "Татнефть" генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов катнаштылар.
Сессиядә Бөгелмә муниципаль районының социаль-демографик хәле дә тикшерелде. Мәгълүмәтләргә караганда районда 2014 елның 1 январенә 109722 кеше исәпләнә, 2013 елда барлыгы 1411 сабый дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда үлем 60 кешегә кимегән.