Мәхәббәт... Нинди матур сүз! Һәр кешенең гомерендә бер генә мәртәбә булса да гашыйк булып һәм мәхәббәт тойгысының бөтен гаммасын сынап караганы булгандыр. Һәм нәкъ менә мәхәббәт яшьләрне ЗАГСка китерә дә инде

2014 елның 14 феврале, җомга

Тәтеш муниципаль районында 2014 нче елның 14 февралендә өч яшь парның никахы теркәлде. Үзләренең никахларын Гашыйклар көнендә теркәргә теләк белдерүче парлар – Николаевлар, Вишняковлар, Загфаровлар бу матур датаны Татарстан Республикасының Дәүләт ярдәме порталы аша алдан ук беркетеп куялар. Никахларны теркәү залы  бәйрәм шартына туры китереп бүгенге көннең символы булган йөрәк – ачык кызыл төстәге йөрәк формасындагы шарлар белән бизәлгән һәм алар бәйрәм кәефе барлыкка китерәләр.

     Залны бизәү спонсоры Л.Миннегәрәев булды,әлбәттә яшьләр аңа бик  рәхмәтле.

     Яшьләр йөрәгендә урын алган мәхәббәт мәңге яшәсен!

     Алдагы җомгада ЗАГС бүлегендә никахны теркәү гадәти булмаган төсмердә – мордва халкының милли йолалары белән үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International