ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның 14 февраль көнендә Түбән Кама шәһәренең төнге клубларның берсендә “Все начинается с любви ....”  дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәребездә икенче ел рәттән үткәрелгән әлеге рәсми рәвештә 2014 елның туй сезонын ачу тантанасында Түбән Кама яшьләре, студентлар, никахларын ел дәвамында теркәргә теләк белдереп, инде туй көннәрен сайлап куйган түбәнкамалылар катнашты. Әлеге чара Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарәсе белән берлектә эзерлзнде. Кичә барышында Евгений һәм Ольга Салангиннарның никахларын теркәү тантанасы булып узды, моннан тыш узган гасырның фотоларын туплаган ретро-фотовыставка, Түбән Камада яшәүче башка милләт вәкилләренең туй киемнәре күргәзмәсе дә эшләде. Аеруча кызыксыну уяткан туй киемнәренең берсе 1880 ел белән даталанган чуваш кәләшенең күлмәге иде. Бәйрәмдә бриллиант юбилярлар Козубенко Алексей Алексеевич һәм  Валентина Андреевнаның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде.

Бәхетле парларның шатлыклы көлүләре, берсеннән берсе изге теләкләрнең яңгыравы, мәхәббәттә романтик аңлашулар – болар барысы да бәйрәмне тагын да бизәп, аның әһәмиятенең зур икәнен ассызыклап торучы дәлилләр булды.

Изге Вәли көне –14 февральдә яшь парлар тарафыннан дөньякүләм билгеләп үтелүче хисле, нәфис кышкы бәйрәм. Мөслим районы яшьләре дә бу традициядән читтә калмадылар. Мөслим ГХАТ бүлегендә нәкъ шушы көнне 3 пар никахларын рәсмиләштерергә теләк белдерде. Алар Гашыйклар көнендә язылышу гаиләләренә бәхет китерер дип өметләнәләр. ГХАТ бүлеге специалисты Магалимова Я.Ш. аларны бәйрәм белән тәбрикләп, истәлеккә “валентинка”лар бүләк итте.

Бу көн алар өчен иң бәхетле һәм якты булып истә калыр өчен ЗАГС  җитәкчесе аларга истәлекле бүләк тапшырды.

Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме  килеп җитте.  Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.

Изге  Вәли көнендә, ягъни барлык гашыйк  булганнарның  бәйрәме кәнендә 6 Баулы  пары үзләренең никахларын теркәделәр. Алар ныклы, бәхетле гаилә корырлар дип ышанып калабыз.

Ялгызлар нәкъ менә шушы көнне үз парларын табарга өметләнә, парлар бер-берсен котлый. Бу көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 7 пар никахларын законлы рәвештә теркәде.Шушы парлар арасында Денис һәм Наталья Загировлар да бар. Яшь гаилә бу кәнне Минзәлә шәһәрендәге картлар йортында яшәүче сугыш ветераны Кузнецов Михаил Павел улын 95 яшьлек гомер бәйрәме-туган көне белән тәбрикләде. 65 елдан артык гомерен узенең тормыш иптәше Анна белән кулга – кул тотынып яшәгән Михаил ага яшьләргә үзенең хәер-фатихасын биреп чын күңеленнән котлады, рәхмәтен белдерде.Бу хәл картлар йортында яшәүчеләрнең генә түгел, анда эшләүчеләрнең дә күңеленә хуш килде. Алар узләренең яшьлекләрен, мәхәббәтләрен һәм туй көннәрен искә алдылар.

Укучылар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гариза үрнәкләре белән таныштылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ЗАГС бүлеге  җитәкчесе укучыларга ЗАГС системасының тарихы турында сөйләде,  норматив документлар һәм  ЗАГС тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Бу уткән елга караганда, 13 парга кубрәк. Озын һәм бәхетле гомер теләп, яшьләрне “Яшел Узән” телекомпаниясе котлады, баллы буләк – узләренең эмблемалары төшерелгән торт буләк итте.

Гаилә корып яши башалаганнырына 50 ел тулу уңаеннан Райман Зыя улы һәм Фирүзә Карәм кызы Сафиннарның исемнәре районның Мактаулы гаиләләре китабына керделде, юбилярлар анда үзләренең имзаларын куйдылар.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова  юбилярларга истәлекле таныклык тапшырды. Район Башлыгы А.Г.Хәбибуллин “алтын” юбилярларны җылы котлап чәчәк, бүләк тапшырды.  Бәйрәмгә УТТ идарәсеннән һәм үзәк хастәхәнәдән  юбилярларның хезмәттәшләре, балалары килгән иде.

Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны  район Башлыгы А.Г.Хәбибуллин,  федераль – миграция идарәсенең Баулы районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Гарипова тапшырдылар.

Яңа өйләнүчеләр Хәйруллиннар һәм Назировлар гаиләсе, бәрәмнең бөтен матурлыгын үзләрендә тойды. Аларны Актүбә бистәсенең оешма комитетның белгече Понамарева Лилия Шәүкәт кызы котлап китте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең  8 класс укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. 14 февраль-гашыйклар  көнендә  гаилә корган яшь парларның  язылышу тантанасы шахитлары булдылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр,  укуларында уңышлар теләделәр. Барысы бу көнне 3 пар язылышты. Гашыйклар көнендә кавышкан парларыбызга бәхетле тормыш, иминлек, мәхәббәтләренең гомерлек булуын телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International