Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
Изге Вәли көнендә, ягъни барлык гашыйк булганнарның бәйрәме кәнендә 6 Баулы пары үзләренең никахларын теркәделәр. Алар ныклы, бәхетле гаилә корырлар дип ышанып калабыз.