Түбән Камада рәсми рәвештә 2014 нче елгы туй сезоны ачылуга багышланган бәйрәм булып узды

2014 елның 14 феврале, җомга

Агымдагы елның 14 февраль көнендә Түбән Кама шәһәренең төнге клубларның берсендә “Все начинается с любви ....”  дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәребездә икенче ел рәттән үткәрелгән әлеге рәсми рәвештә 2014 елның туй сезонын ачу тантанасында Түбән Кама яшьләре, студентлар, никахларын ел дәвамында теркәргә теләк белдереп, инде туй көннәрен сайлап куйган түбәнкамалылар катнашты. Әлеге чара Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарәсе белән берлектә эзерлзнде. Кичә барышында Евгений һәм Ольга Салангиннарның никахларын теркәү тантанасы булып узды, моннан тыш узган гасырның фотоларын туплаган ретро-фотовыставка, Түбән Камада яшәүче башка милләт вәкилләренең туй киемнәре күргәзмәсе дә эшләде. Аеруча кызыксыну уяткан туй киемнәренең берсе 1880 ел белән даталанган чуваш кәләшенең күлмәге иде. Бәйрәмдә бриллиант юбилярлар Козубенко Алексей Алексеевич һәм  Валентина Андреевнаның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде.

Бәхетле парларның шатлыклы көлүләре, берсеннән берсе изге теләкләрнең яңгыравы, мәхәббәттә романтик аңлашулар – болар барысы да бәйрәмне тагын да бизәп, аның әһәмиятенең зур икәнен ассызыклап торучы дәлилләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International