Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең 8 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. 14 февраль-гашыйклар көнендә гаилә корган яшь парларның язылышу тантанасы шахитлары булдылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, укуларында уңышлар теләделәр. Барысы бу көнне 3 пар язылышты. Гашыйклар көнендә кавышкан парларыбызга бәхетле тормыш, иминлек, мәхәббәтләренең гомерлек булуын телибез.