Мөслим районында Изге Вәли көне

2014 елның 14 феврале, җомга

Изге Вәли көне –14 февральдә яшь парлар тарафыннан дөньякүләм билгеләп үтелүче хисле, нәфис кышкы бәйрәм. Мөслим районы яшьләре дә бу традициядән читтә калмадылар. Мөслим ГХАТ бүлегендә нәкъ шушы көнне 3 пар никахларын рәсмиләштерергә теләк белдерде. Алар Гашыйклар көнендә язылышу гаиләләренә бәхет китерер дип өметләнәләр. ГХАТ бүлеге специалисты Магалимова Я.Ш. аларны бәйрәм белән тәбрикләп, истәлеккә “валентинка”лар бүләк итте.

Шулай ук 14 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәге коллективы яшьләр өчен кичә оештырдылар. Бәйрәм төнге күккә янган шарлар очырту белән тәмамланды.

Бөтен парларга да хисләренең чын һәм ныклы булуын телибез. Аларның бер-берсенә булган  ягымлылык һәм мәхәббәт хисләре беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен, ә яраткан кешеләре бәхетле тормыш юлдашы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International