“Мәхәббәт аһәңе”нең яңгырашы Түбән Кама яшьләрен таң калдырды

2014 елның 14 феврале, җомга

Агымдагы  елның 14 февраль көнендә Түбән Кама шәһәренең төнге клубларның берсендә, 2014 елгы туйлар сезонының рәсми рәвештә ачылу тантанасында,  «Мелодия любви» видеоязмалар конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләделәр. “Мәхәббәтнең аһәңе”  бәйгесе Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе тарафыннан узган елның ахырында үткәрелде. Әлеге конкурста үзләренең никахларын 2013 елда теркәгән яшь парлар катнашты.  Тәкъдим ителгән 20 эштән жюри  тарафыннан өч  видеоязма сайлап алынган иде. Өченче урында Понизовлар, икенче урында Кольцовлар гаиләләре булса, Нәфисә белән Дмитрий Рябовлар беренче  урынны яулады. Әлеге өч парның бер-берсенә мәхәббәт аңлатулары искиткеч самими, саф, үзәккә үтәрлек, иң изге хисләр белән сугарылган булуы белән аерылып тора. Бәйгенең җиңүчеләре ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләкләргә һәм спонсорлар тарафыннан тәкъдим ителгән сертификатларга ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International