14.02.2014 елда Бөгелмә муниципаль районы Советының XXXV сессиясе узды, монда Бөгелмә муниципаль районының 2013 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар каралды

2014 елның 14 феврале, җомга

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР сәламәтлек министры Адель Вафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ОАО "Татнефть" генераль  директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов катнаштылар.

Сессиядә Бөгелмә муниципаль районының социаль-демографик хәле дә тикшерелде. Мәгълүмәтләргә караганда районда 2014 елның 1 январенә 109722 кеше исәпләнә, 2013 елда барлыгы 1411 сабый дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда үлем 60 кешегә кимегән.

 Озакламый Бөгелмә акушер-гинекологлары туасы сабыйларны  2014 елның 14 февралендә ачылган яңа бала тудыру йортында кабул итәчәкләр. Яңа бала тудыру йорты беренче чиратта реанимация ярдәме күрсәтү һәм җитлекмичә туган балаларны дәвалауга мөмкинлек бирәчәк. Шушы көннәрдә тәүге сабыйларның тууы көтелә.Сәламәтлек министры Адель Вафин әйтүенчә, Бөгелмә бала тудыру йорты Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге районнарында яшәүче хатыннарны да кабул итәчәк.

Сессияне тәмамлап  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, Бөгелмә районы узган елны зур уңышлар белән тәмамлады, Татарстан сәнәгате һәм икътисады  үсешендә Бөгелмәнең өлеше шактый зур. Равил Зарипов бөгелмәлеләргә башкарган фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты исеменнән рәхмәт җиткерде һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International