ГХАТ идарәсендә Түбән Кама яшьләрен Гашыйклар көне белән котладылар

2014 елның 14 феврале, җомга

          2014 елның 14 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә яшь парларны Гашыйклар көне белән котладылар.

          Гашыйклар көнендә Түбән Кама Тантаналар йортында тормыш юлларын бәйләргә 19 пар теләк белдерде, котлаулар һәм җылы сүзләрдән тыш, тантана барышында алып баручылар аларның  һәрберсен йөрәк формасындагы шар белән буләкләделәр. Яшьләр никахларын нәкъ менә 14 февраль көнне теркәүләренә сөенеп, әлеге кечкенә бүләкне зур итеп кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International