2014 нче елның 14 февралендә Түбән Кама районы Каенлы авыл мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган “Мәхәббәтне яңартыйк” дигән кичә үтте. Әлеге бәйрәмгә 10-35 ел бергә яшәгән гаиләләр чакырулы иде. Һәр гаилә үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр, мәхәббәт кебек саф хисне ни рәвешле озын-озак еллар буена саклап кала алу серләре белән бүлештеләр. Уеннар җыр-моң белән бәйләнеп алып барылды. 35 ел гаилә стажы булган Сахабиевлар кичәдә катнашучыларның барсын да таң калдырып, үзләренең мәхәббәт серен чиштеләр. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Моннан тыш, чарада катнашкан барлык каенлыларга гражданлык хәле актларын теркәүче авыл җирлеге сәркатибе Гүзәлия Садыкова гаиләләргә мәхәббәт символы - “йөрәк”тапшырды һәм һәрвакыт тәмле телле булырга өндәп, бәйрәм тортыннан авыз иттерде.
Бәйрәм ахырында Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Набиуллин оештыручыларга: Флера Гариповага, Фәүзия Ахметшинага Разия Якуповага һәм катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерде.