Баулы районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә “алтын” юбилейны теркәү һәм Россияның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды

2014 елның 14 феврале, җомга

Гаилә корып яши башалаганнырына 50 ел тулу уңаеннан Райман Зыя улы һәм Фирүзә Карәм кызы Сафиннарның исемнәре районның Мактаулы гаиләләре китабына керделде, юбилярлар анда үзләренең имзаларын куйдылар.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова  юбилярларга истәлекле таныклык тапшырды. Район Башлыгы А.Г.Хәбибуллин “алтын” юбилярларны җылы котлап чәчәк, бүләк тапшырды.  Бәйрәмгә УТТ идарәсеннән һәм үзәк хастәхәнәдән  юбилярларның хезмәттәшләре, балалары килгән иде.

Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны  район Башлыгы А.Г.Хәбибуллин,  федераль – миграция идарәсенең Баулы районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Гарипова тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International