ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 14 февралендә ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахын рәсмиләштерде. 14 февраль көне “Гашыйклар көне” булу уңаеннан  яшь парларга язылышу татнтанасы вакытында истәлекле открыткалар тапшырылды һәм яшьләргә “Гаилә учагы”  кабызырга тәкъдим ителде. Бу вазыйфаны алар бик теләп  башкардылар.

14.02.2014 елда, Изге Валентин көне уңаеннан,  Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү аерым бер төрле булды.

       Дөньядагы күп кешеләр бу бәйрәмне билгеләп узалар. Алар яраткан һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, тәм-том, уенчыклар, һава шарлары һәм, әлбәттә, валентинкалар – яратуларын белдереп яки мәхәббәт теләкләре белән шигырьләр язылган йөрәк формасындагы махсус открыткалар – бүләк итәләр.

      2014 елның 14 февралендә  Кама Тамагы районы дәваханәсенең балалар тудыру бүлегендә  тантаналы рәвештә Даныш авылыннан Ильсаф Гафуровка һәм Кама Тамагыннан Адель Шакировка туу турында таныклык тапшырылды.

Тантанада МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова катнашты.


16
февраль, 2014 ел
якшәмбе
       14 февраль - язны хәтерләтүче җылы, кояшлы, якты көн. Чөнки бу көнне гашыйклар йөрәк түрендәге иң матур, якты, нурлы хисләрен белдерәләр. Бөтен дөнья романтикага, бүләкләргә, җылы хисләргә күмелә.

Ул уз авылында легендар әби. 1949 елда Салисә апа Мәскәүдә Зур Театрда татар җырын беренче яңгыратучы булып тарихка кереп калган. 1967 елда - “Халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелгән. 1973 елда – “Татарстанның  атказанган укытучысы” исеме бирелгән. Салисә Муллахмәт кызын Кодаш җирле узидәрәсе советы рәисе Шакиров Фәнис Миңлефлүр улы, районнан килгән җитәкчекләр тэбрикләде, ә Биектау мәктәбе укучылары шигырлэр һәм биюләр белән котлады.


15
февраль, 2014 ел
шимбә
14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйткәндер дип ышанып каласы килә.
       Яратышучы парлар арасында Лаеш ЗАГС бинасында 15 февраль көнне «Мәхәббәт фестивале» дигән ярыш уздырылды.

14
февраль, 2014 ел
җомга

Ахырда ана капиталына сертификатлар бирелде.  Яңа туган балаларга туу турында таныклыклар тапшырылды.

Инде иртән үк бүлек клиентларын кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды, мөлаем фәрештәләр үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Сәгать унда Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасы башланып китте. Биредә бәхетле парларны язылыштыру тантанасы узды. Шулай ук яшьләр Рәнис һәм Регина язылышу турында гаризаларына тантаналы рәвештә кул куйдылар.

 Бәхетле парларны туй көне белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова котлады, бәхетле гаилә тормышы, саулык теләде.

Иң күркәм теләкләрне, әлбәттә, фәрештәләр җиткергәндер, мөгаен. Аларга бар кунаклар дәррәу кул чаптылар. Фәрештәләр бүләк иткән гаилә символы – сувенир тәлинкәдә төшерелгән парлы аккош рәсеме һәм йөрәк формасындагы татлы парлы шоколад яшь парларның күңеленә аеруча хуш килде.

һәм районыбыз яшь гражданнарының тууы турындагы таныклыклар тапшыру булды.

ЗАГС бүлеге белгечләре тантана буласы залны бәйрәмчә бизәделәр.

Сертификатларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы ярдәмчесе А.А.Никоноров тапшырды, ә ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова әти – әниләрне һәм туганнарын сабыйлары тууы белән котлады.

Тәтешнең мактаулы ветераны Н.К.Евсеевның котлавы барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде. Аның да бүген шатлыгы зур, чөнки оныкчыгы Настенька Евсеева туды. Николай Кондратьевич әти – әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләде. Үз чиратында бәйрәмне оештыручылар һәм барлык катнашучылар Николай Кондратьевич һәм Валентина Алексеевнаны 21 нче январьда билгеләп үтелгән “алтын туй”лары белән котладылар.

Балалар мәхәббәттә һәм шатлыкта үссеннәр! Котлыйбыз!

Ел башыннан районыбызда 31сабыйның тууы теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International