Тәтеш муниципаль районында,14 нче февраль Гашыйклар көнендә, “Гаилә һәм сәламәтлек” елы кысаларында Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар

2014 елның 14 феврале, җомга

һәм районыбыз яшь гражданнарының тууы турындагы таныклыклар тапшыру булды.

ЗАГС бүлеге белгечләре тантана буласы залны бәйрәмчә бизәделәр.

Сертификатларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы ярдәмчесе А.А.Никоноров тапшырды, ә ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова әти – әниләрне һәм туганнарын сабыйлары тууы белән котлады.

Тәтешнең мактаулы ветераны Н.К.Евсеевның котлавы барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде. Аның да бүген шатлыгы зур, чөнки оныкчыгы Настенька Евсеева туды. Николай Кондратьевич әти – әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләде. Үз чиратында бәйрәмне оештыручылар һәм барлык катнашучылар Николай Кондратьевич һәм Валентина Алексеевнаны 21 нче январьда билгеләп үтелгән “алтын туй”лары белән котладылар.

Балалар мәхәббәттә һәм шатлыкта үссеннәр! Котлыйбыз!

Ел башыннан районыбызда 31сабыйның тууы теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International