Инде иртән үк бүлек клиентларын кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды, мөлаем фәрештәләр үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Сәгать унда Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасы башланып китте. Биредә бәхетле парларны язылыштыру тантанасы узды. Шулай ук яшьләр Рәнис һәм Регина язылышу турында гаризаларына тантаналы рәвештә кул куйдылар.
Бәхетле парларны туй көне белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова котлады, бәхетле гаилә тормышы, саулык теләде.
Иң күркәм теләкләрне, әлбәттә, фәрештәләр җиткергәндер, мөгаен. Аларга бар кунаклар дәррәу кул чаптылар. Фәрештәләр бүләк иткән гаилә символы – сувенир тәлинкәдә төшерелгән парлы аккош рәсеме һәм йөрәк формасындагы татлы парлы шоколад яшь парларның күңеленә аеруча хуш килде.
Кияү-кәләшләрне котларга килгән күп санлы дуслары һәм туганнары, шулай ук изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар.
Көндезге сәгать бердә Гашыйклар көнендә язылышырга теләгән яшьләрнең тантаналары дәвам итте.