ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 15 февральдә 25 ел узып китте.
   14 февраль, гашыйклар көнен яшьләр зарыгып көтеп ала. Ялгызлар нәкъ менә шушы көнне үз парларын табарга өметләнә, парлар бер-берсен котлый. Бу көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 7 пар никахларын законлы рәвештә теркәде

Агымдагы елның 10 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районының Киңәшмәләр залында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, район һәм шәһәр җитәкчелеге катнашында атналык киңәшмә булып узды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина әлеге киңәшмәдә чыгыш ясап, җитәкчеләрне райондагы демографик хәл һәм ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең узган елдагы нәтиҗәләре белән таныштырды.

2013 елда Түбән Кама ГХАТ идарәсенә төрле сораулар белән 70 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, барлыгы 11187 гражданлык хәле акты теркәлгән, 18407 юридик гамәл башкарылган. Бу  2012 ел белән  чагыштырганда сигез мең документка артык.

15 февральдә Совет гаскәрләрен  Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Тукай районы  Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы узды.
        2014 елның 14 февралендә Мөслим районы Иске Карамалы авыл җирлегендә Муллаһади һәм Рамбария Тимергалиевлар Алтын Туйларын билгеләп үттеләр. Нәкъ 50 ел элек Гашыйклар көнендә язылышып, алар гаиләдә эчкерсез мәхәббәт һәм йөрәк җылысын саклап кала алганнар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең бар халкы өчен дә иң хөрмәтле һәм зур игътибарга лаеклы кешеләр. Ылыя авылында дөньяга килгән, бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Ефим улы шушы көннәрдә үзенең 90- яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

90 яшьлеге уңаеннан ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Миннегөл Муллахмәтова да тәбрикләделәр. Вәзир Фәизов юбилярга ил президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов имзалаган котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.

       2014 нче елның 15 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары 1982 нче елдан бирле уздырыла. Бу Сочидагы кышкы Олимпиада уеннарына багышлана.

Изге Вәли көнендә 2014 елның 14 февралендә Кулегаш авыл Советының Әгерҗе районының яңа мәдәният сараенда 14 яшлек балаларга уз гомерләрендә беренче паспорт тапшырдылар. Беренче паспортларны Кулегаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары -  Субаева Светлана Андрей кызы тапшырды һәм тәбрикләде Иванова Надежда Павел кызын, Субаев Алексей Эдуард улын, Ишпаев Николай Петр улын.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова һәм  Татарстан Республикасы президентының соөиалҗ сораулар буенча ярдәмчесе Т.П.Ларионова Алексеевск районында булдылар

Изге Валентин көне – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр, шоколад конфетлар һәм матур теләкләр бәйрәме. Безнең илдә бу бәйрәм яңа булуга карамастан, аны гашыйк парлар сөенеп, көтеп алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International