Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр

2014 елның 15 феврале, шимбә

«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйткәндер дип ышанып каласы килә.Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр. Бу көнне Арча муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 5 парның никахы теркәлде. Шарлар белән бизәлгән регистрация залында яшь парларны фәрештә киеменнән  кызлар каршы алдылар, бу күренеш бәйрәмгә романтик рух өстәде. Яшь гаиләләргә гомерлек сөю телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International