ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга

Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.А.Гайфуллина, Пенсия Фонды бүлекчәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән җитәкче урынбасары С.Р.Сабирова белән белгеч Э.Р.Манасыпова катнаштылар.

Шушында ук Шакировлар, Тарасовлар, Трофимовлар, Шакировлар һәм Камаевлар гаиләләренә тантаналы төстә ана капиталы алуга сертификатлар һәм ГХАТ бүлегеннән истәлекле бүләкләр  тапшырылды.  

Бәйрәмгә “Алтын” 5 пар чакырылды.Юбилярларга мэр И.Р.Метшин  исеменнән тәбрикләү открыткасы,өч мең сум акча тапшырылды, Лилия Шагиева Һәм Гөлнара Быстрова тарафыннан музыкаль котлау яңгырады.

       Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 мәктәпнең 3 А сыйныф укучылары катнашында “Исемең синең – намусың синең” темасына ачык дәрес уздырылды.

           Дәрес алдыннан ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре идарә эше, аның тарихы турында сөйләделәр. Укучылар гражданлык хәле турындагы акт кәгазьләрен, архивта сакланган чиркәү һәм мәчет метрик китапларын карадылар.

21 нче февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мордва халкы йолалары элементлары белән гадәти булмаган яшьләрнең никахын теркәү үткәрелде.

    2014 елның 20 февралендә Карлы авыл җирлегендә Буа муниципаль районының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре авыл кешеләрен кабул итте. Очрашу вакытында күп төрле сораулар күтәрелде.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

10 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә ориентлашкан Күпфункцияле Үзәкнең рәсми рәвештә ачылу тантанасы булып узды. 18 февраль көнне исә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов түбәнкамалыларга хезмәт күрсәтәчәк әлеге Үзәк белән танышып, халык белән аралашып китте. Рөстәм Нургалиевич сүзләренчә, әлеге үзәкләрнең  әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, заманча итеп  җиһазландырылган,  югары квалификациягә ия булган кадрлар белән тәэмин ителгән МФЦ алга таба тагын да популярлашачак. 

2014 елнын 20 февралендә Питрәч ЗАГСында 50 хәм 55 ел бергә яшәгән парларны котладылар.  Ахырда УФМС хезмәткәрләре 20 балага паспортлар тапшырдылар. 

 

Фәрит Мөхәмәтшин Менделеевскига визиты көнендә 2012 елның октябрендә ачылган күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булды. Заманча үзәктә төрле хезмәтләрдән файдаланырга була: мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә чиратка басарга, никах, бала тууны теркәү һәм гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча мөрәҗәгать итәргә, шулай ук ЗАГС бүлеге, техник инвентаризация бюросыннан белешмә алырга џ.б.лар.

Ф.Х.Мөхәмәтшин белән очрашуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша никах теркәү датасын онлайн-броньлаштыру процедурасы әзерләнде. Бу бәхетле пар Н.Канайкина һәм О.Масленников булды.

   Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез.  2014 нче елның 20 февралендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 8 гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясе Зәй бүлекчәсе белгече Минхаирова Э.А. бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде.

 

     2014 елның 20 февралендә Югары Ослан муниципаль районының ЗАГС булеге җитәкчесе Тимер туйлары белән ирле – хатынлы Павел Семен улы һәм тамара Нестер кызы Березкиннарны котлады.  гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Алар Югары Ослан районының Куралово авыл Советында 1949 елның 20 февралендә язылышканнар.

     Ирле – хатынлы Березкиннарның исемнәре бергә узган тормышларының 65 еллыгына багышлап районның Хөрмәтле гражданнар китабына кертелде. Алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәтен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы шулай ук юбилярларны җылы котлады  һәм истәлекле бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International