Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 мәктәпнең 3 А сыйныф укучылары катнашында “Исемең синең – намусың синең” темасына ачык дәрес уздырылды.
Дәрес алдыннан ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре идарә эше, аның тарихы турында сөйләделәр. Укучылар гражданлык хәле турындагы акт кәгазьләрен, архивта сакланган чиркәү һәм мәчет метрик китапларын карадылар.
Дәрес ахырында укучыларга исем мәгънәсен аңлаткан дипломнар тапшырылды.