Тәтеш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә халкыбызның гореф - гадәтләрен һәм традицияләрен яңарту

2014 елның 21 феврале, җомга

21 нче февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мордва халкы йолалары элементлары белән гадәти булмаган яшьләрнең никахын теркәү үткәрелде.

Әлеге теркәүнең төп геройлары Киртәле һәм Килдеш авылы яшьләре Андрей һәм Галина Вишняковлар булдылар.Килдеш авылы җирлегендә оештырылган “Лаймоне” ансамбле (җитәкчесе И.Николаева) мәһабәт җырларын башкардылар, шулай ук барлык катнашучыларны мордва халкының милли сый – хөрмәтләреннән авыз иттерделәр.

Тантананы теркәүче ролендә Килдеш авылы җирлеге секретаре Л.Мешкова булды.

Тәтеш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә яңалыклар кертү дәвам итә, тиздән яшьләр никахын теркәү чуваш телендә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International