ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
      2014 нче елның 24 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге  Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды.
          2014 елның 21 февралендә Бөгелмә шәһәрендә Пенсия Фонды идарәсенең 2013 елның эш нәтиҗәләренә йомгаклау киңәшмәсе узды. Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.А.Гайфуллина, Пенсия Фонды бүлекчәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән җитәкче урынбасары С.Р.Сабирова белән белгеч Э.Р.Манасыпова катнаштылар.
    Әтнә муниципаль районы Күлле-Киме авылында 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, һәр елда уздырыла торган кышкы Сабантуй үтте. 
Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гелметдинов Мәсгүт Хәләфетдин улы  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

23
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Апас район мәдәният йортында 23 февраль – Ватан Сакчылары Көне уңаеннан әтиләр һәм балалар катнашында кызыклы кичә булды. Узган бәйгедә Апасның иң кыю биш ир-егете һәм аларның нәниләре катнашты.

22
февраль, 2014 ел
шимбә
     17-21 февральдә Мәскәү шәһәрендә узган “2013 елда Муниципаль программа һәм инновацион проектлар”ның Беренче Бөтенрәсәй смотр-конкурсында катнашып Норлат авыл җирлеге җитәкчесе Г.Ф. Булатова ”Төзекләндерү һәм җир ресурслары белән файдалану” номинациясендә финалга чыкты һәм Диплом белән бүләкләнде. 
      Агымдагы елның 21 нче февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә никах теркәү турында 200 нче номерлы акт төзелде. Түбән Кама яшьләре арасында үзе үк никахлар теркәү тантаналарын алып  баручы Алсу Зәйнуллина хәзер инде кәләш буларак тантаналар залының бусагасын атлап керде.

Аны бу зур гомер бәйрәме белән район башлыгы  Рөстәм Нуриев тәбрик итте. Хәлимә апаны котларга  чәй мәҗелесенә ахирәтләре дә керде.

2014 елның 22 февраль конендә Түбән Кама районы Иске Чишмә авыл җирлегенең Мәдәният йортында 25 ел элек Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуы уңаеннан истәлекле кичә уткәрелде. 
Әфган сугышы егерменче гасырның иң авыр һәм дәвамлы сугышларның берсе булып тарихка кереп калды. Иске Чишмә авылында яшәүче Виталий Сафронов, Игорь Соловьев, Александр Сычев һәм Михаил Исаев әлеге сугышның тере шаhитлары. Чәй эчкән арада, алар мәктәп укучылары, булачак Ватан сакчылары белән, хәтирәләре белән уртаклаштылар, үзләренә бик тә кадерле булган фотосүрәтләрне күрсәттеләр. 
Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Татьяна Калачева, Башкарма комитетның сәркатибе Татьяна Сычева һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Павлович Тимушов солдатларга исэнлек-саулык, гаил
ә иминлеге теләп, рәхмәт белдерделәр.

 
Әлеге очрашулар безгә, исәннәргә,
Әфганстан тауларыннан авыр күңел яралары белән кайтканнарны, вафат булганнарны, искә төшерә, яна буын яшьлэрендә патриотизм кебек изге хисне тәрбияләргә булыша..

 

Оешмалар, авыл җирлекләре, физик культура коллективлары һәм ГХАТ булеге хезмәткәрләре  арасында чаңгыда узышу буенча шәхси команда ярышлары үткәрелде. Ярышлар Сабаның чаңгы трассасында булдып узды. Җиңүчеләргә призлы урыннар бирелде һәм алар мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International