Түбән Кама муниципаль районы Иске Чишмә авыл җирлегендә “Хезмәт өчен рәхмәт, якташлар” дип исемләнгән бәйрәм узды

2014 елның 22 феврале, шимбә

2014 елның 22 февраль конендә Түбән Кама районы Иске Чишмә авыл җирлегенең Мәдәният йортында 25 ел элек Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуы уңаеннан истәлекле кичә уткәрелде. 
Әфган сугышы егерменче гасырның иң авыр һәм дәвамлы сугышларның берсе булып тарихка кереп калды. Иске Чишмә авылында яшәүче Виталий Сафронов, Игорь Соловьев, Александр Сычев һәм Михаил Исаев әлеге сугышның тере шаhитлары. Чәй эчкән арада, алар мәктәп укучылары, булачак Ватан сакчылары белән, хәтирәләре белән уртаклаштылар, үзләренә бик тә кадерле булган фотосүрәтләрне күрсәттеләр. 
Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Татьяна Калачева, Башкарма комитетның сәркатибе Татьяна Сычева һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Павлович Тимушов солдатларга исэнлек-саулык, гаил
ә иминлеге теләп, рәхмәт белдерделәр.

 
Әлеге очрашулар безгә, исәннәргә,
Әфганстан тауларыннан авыр күңел яралары белән кайтканнарны, вафат булганнарны, искә төшерә, яна буын яшьлэрендә патриотизм кебек изге хисне тәрбияләргә булыша..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International