2014 елның 20 февралендә Карлы авыл җирлегендә Буа муниципаль районының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре авыл кешеләрен кабул итте. Очрашу вакытында күп төрле сораулар күтәрелде – бу пенсион реформага кагылышлы сораулар, “бер тәрәзә” режимында документлар кабул итү, шулай ук кабат документлар, справкалар, дөрес булмаган документларга төзәтүләр кертү турындагы сораулар да кабул ителде.
Мондый очрашулар барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.