Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификатын тапшыру

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

   Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез.  2014 нче елның 20 февралендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 8 гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясе Зәй бүлекчәсе белгече Минхаирова Э.А. бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International