2014 елның 20 февралендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Менделеевск районы Советының киңәйтелгән утырышы эшендә катнашты

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Фәрит Мөхәмәтшин Менделеевскига визиты көнендә 2012 елның октябрендә ачылган күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булды. Заманча үзәктә төрле хезмәтләрдән файдаланырга була: мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә чиратка басарга, никах, бала тууны теркәү һәм гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча мөрәҗәгать итәргә, шулай ук ЗАГС бүлеге, техник инвентаризация бюросыннан белешмә алырга џ.б.лар.

Ф.Х.Мөхәмәтшин белән очрашуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша никах теркәү датасын онлайн-броньлаштыру процедурасы әзерләнде. Бу бәхетле пар Н.Канайкина һәм О.Масленников булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International